news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар дуслыгы йортында татар телен укыту буенча карар кабул ителде

Карарда, аерым алганда, укыту күләмен бераз киметеп, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне саклап калу тәкъдим ителә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республика Халыклар Ассамблеясе тәкъдиме белән, тел сәясәтен камилләштерү һәм Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен укытуны җайга салу мәсьәләләре буенча вәкиллекле җыелыш уздырылды.

Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәләре җитәкчеләре, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ата-аналар комитеты җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның дәүләт хакимияте һәм Иҗтимагый палата, фәнни оешма вәкилләре, Идел буе халыкларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашкан.

Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча берләшкән позицияне чагылдырган резолюция кабул ителгән, шулай ук Россия мәгариф һәм фән министрына җибәрү өчен, килеп чыккан хәлне җайга салу буенча мөрәҗәгать язылган.

Аерым алганда, укыту күләмен бераз киметеп, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне саклап калу тәкъдим ителә. Шулай ук барлык укучыларга өйрәнү өчен туган тел сайлауны кертү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100