news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар дуслыгы йортында концертта Эчке эшләр министрлыгының эстрада оркестры катнаша

Халыкара туган көненә багышланган чарада шулай ук “Мирас” ансамбле, Марсель Вәгыйзов, Вадим Захаров, Рәфинә Ганиуллина һ.б. чыгыш ясый.

Халыклар дуслыгы йортында концертта Эчке эшләр министрлыгының эстрада оркестры катнаша
Михаил Захаров

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Әлеге хәбәрне Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты артистлары һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның атказанган артисты Марат Кадыйров җитәкчелегендәге эстрада оркестры “Дөнья халыклары музыкасы” дигән уртак концерт программасын тәкъдим итә. Программага ил һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары кергән, диелә әлеге хәбәрдә.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” уен кораллары ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов белән Вадим Захаров һәм Рәфинә Ганиуллина тәкъдим итә.

Концерт 14.00 дә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot