news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар Дуслыгы йортында грек телен үзләштерергә мөмкин

Курсларны оештыручылар әйтүенчә, дәресләр грек яшьләре өчен генә түгел - монда теләге булган һәркем шөгыльләнә ала.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының грек милли-мәдәни автономиясе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында грек телен өйрәнү буенча беренче дәрес оештырды, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

 Грек общинасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Илья Анастасов әйтүенчә, әлеге идея күптән барлыкка килгән. «Татарстанда туган һәм үскән грек милләтлеләр үз телләрен бөтенләй белми диярлек. Нәкъ менә шуңа күрә без әлеге курсларны оештырдык та инде», — дип сөйләде ул.

Беренче дәрестә 12 кеше - Татарстан һәм Волжск (Марий Эл) грек яшьләре активистлары катнашты.  Аларга грек теле үзенчәлекләрен грецияле Александр Параскевов өйрәтә. Дәресләр Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында һәр атнаның шимбәсендә 17:00 сәгатьтә узачак.

2018 елда Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә грек бүлеген ачу планлаштырыла. Болай эшләү киләчәктә балаларга да грек телен өйрәнү мөмкинлеген булдырачак..

Грек теле курсларын оештыручылар әйтүенчә, дәресләр грек яшьләре өчен генә түгел. Теләге булган һәркем, бирегә килеп, үзе өчен яңа булган тел үзләштерә ала. Курсларга йөрергә теләүчеләр +7937577 7715 номеры аша шылтыратып, Илья Анастасовка мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot