news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Халыклар дуслыгы йортында Гаилә бәйрәме узды
Казан шәһәрендә гомер итүче татар, рус, вьетнам, әфган, азербәйҗан, кыргыз, әрмән, грузин, поляк, ассирияле гаиләләре, милли ризыклардан өстәлләр корып, милли киемнәрдән киенеп, Гаилә бәйрәмен бәйрәм итте
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәге Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды. Анда Казан шәһәрендә гомер итүче татар, рус, вьетнам, әфган, азербәйҗан, кыргыз, әрмән, грузин, поляк, ассирияле гаиләләре, милли ризыклардан өстәлләр корып, милли киемнәрдән киенеп бәйрәм итте. Бер өстәл артында тулы бер нәселне - әби-бабайлардан алып оныкларга кадәр күрергә мөмкин иде.
Гаилә бәйрәмендә катнашучыларны “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәге җитәкчесе Майя Хухунашвили сәламләп, төрле милләт балаларының якшәмбе мәктәбендә белем генә алып калмыйча, туган телләрен һәм үз милләтенең мәдәниятын саклауларын да билгеләп үтте. Укучыларның ата-аналарына, моны аңлаган өчен, рәхмәт белдерде. Бу халыкларны үзенең туган җирендә сыендырган татар халкы вәкилләренә ихтирам хисләрен җиткерде.
Татарстан халыклары ассамблеясенең Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров бәйрәм кунакларын Татарстан парламенты спикеры, ТР Халыклары ассамблеясе Советы рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде. Ул Татарстан җирендә 115 милләтнең тыныч кына, матур гына яшәвен һәм бүгенге залда аларның вәкилләре җыелганын билгеләп үтте. “Безне Халыклар дуслыгы йорты берләштерә”, - дип белдерде ул.
Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева һәм идарә хезмәткәрләре Гаилә бәйрәмендә катнашкан озак еллар бергә гомер иткән парларны махсус сертификатлар белән бүләкләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot