news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар дуслыгы илне берләштерә - немец диаспорасы вәкиле Мария Роот

Дуслык парадында Россиянең 32 төбәгеннән төрле милләт вәкилләре катнашты.

Халыклар дуслыгы илне берләштерә - немец диаспорасы вәкиле Мария Роот
Султан Исхаков

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 12 июнь, Россия көне уңаеннан, Казанда “Халыклар дуслыгы парады” узды. Парадта 1500 гә якын кеше катнашты. Чараны Казандагы Татарстан халыклары дуслыгы йорты” һәм Россиянең “Халыклар дуслыгы” берлеге оештырды.

Татарстан Республикасының Яшьләр халык ансамбле рәисе Тимур Кадыйров "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия көне уңаеннан уздырылган чаралар турында сөйләп китте.

“Горький исемендәге паркта Россия көне уңаеннан берничә чара үткәрелде. Бүген Спартакиадага нәтиҗәләр ясалды, халык катнашында уен-көлке, ярышлар оештырылды. Шулай ук бүген Казанда беренче тапкыр “Халыклар дуслыгы парады” узды. Парадта Россия буенча 32 төбәк катнашты. Шулай ук Россия көне уңаеннан 5 сәгатьлек фольклор концерты уздырылды,” – диде Тимур Кадыйров.

Бүгенге парадта татар, рус, башкорт, чуваш, казакъ,төрекмән һәм Кавказ якларыннан килгән милләтләрдән тыш, немец халкы, Кытай һәм Африка илләре вәкилләре дә бар иде. Шуларның берсе - Самара өлкәсеннән килгән Мария Роот. Аның әби-бабалары моннан 100 ел элек Германиядән Россиягә күчеп килгәннәр. Бүген Россиядәге немец диаспорасы берьюлы ике бәйрәм уздыра: Россия көнен һәм немецларның Россиягә күченеп килүләренә 250 ел булуны билгеләп үтә.

“Казандагы парадта немец халкының күп кенә вәкилләре җыелды. Без үзебез Самара өлкәсеннән килдек. Бүген безнең өчен - икеләтә бәйрәм. Беренчесе ул – Россия көне. Без аны зур бәйрәм итеп үткәрәбез, якын күрәбез. Икенчесе – немецларның Россиягә килүләренә 250 ел булуны билгеләп үтү көне. Россиягә беренче немецлар качып китмәгәннәр. Аларны монда укытырга чакырганнар. Петр I, кораблар ясаганда, немецларга мөрәҗәгать итә. Халыклар дуслыгы – илне берләштерә,” – диде Мария Роот.

Парадта татарлар да милли кием, җыр, биюләр белән чыгыш ясадылар. Тынычлык бистәсеннән килгән “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген әйтеп китте.

“Монда күп кенә коллективлар килгән. Бу парад бик күңелле узды. Парадны узганда, татарча да, русча да җырладык. Чувашларга да кушылырга тырыштык. Халыкларны берләштерә торган мондый чаралар күбрәк булсын иде”, – дип сөйләде Ләйлә ханым.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100