news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар Бердәмлеге көнендә чүпрәлеләр волейбол уйный

Ярышларга авыл җирлекләре, мәктәпләр, оешма һәм предприятие командалары чакырыла.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Татарстанның Чүпрәле районы үзәгендәге 1 нче санлы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе призларына волейбол буенча район турниры үткәрелә, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы.

Ярышларга авыл җирлекләре вәкилләре, мәктәп укучылары, оешма һәм предприятие командалары чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot