news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар бердәмлеге көнендә буран чыгачак

Татарстанда 3 ноябрьдә кич һәм төнлә белән, шулай ук 4 ноябрьдә көндез кар явачак, дип фаразлый синоптиклар.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 3 ноябрьдә кич һәм төнлә белән, шулай ук 4 ноябрьдә көндез кар явачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар Татарстанда һәм Казанда буран котырачагын да хәбәр итә, андый вакытта күз күреме 1 мең чакрымнан артмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундында 15-17 метрга җитәчәк. Көндез көчле бозлавык көтелә, республиканың көнбатышында урыны белән томан төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot