news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар бердәмлеге көненә, Казан - туристлар арасында иң популяр шәһәр

Рейтинг 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр кунакханәләрдә яшәү өчен урын броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Халыклар бердәмлеге көнендә ил буенча сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр 10 шәһәре исемлегендә Казан беренче булып бара, дип хәбәр итә сәяхәтчеләр өчен Россия порталы (Travel.ru.).

Ноябрь бәйрәмнәрендә Россия буйлап сәяхәтләр буенча иң популяр шәһәрләр унлыгына Сочи, Ярославль, Калининград, Краснодар, Түбән Новгород, Псков, Владимир, Переславль һәм Бөек Новгород та кергән. Рейтинг, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан туристларның 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр кунакханәләрдә яшәү өчен урын броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән.

“Узган көз белән чагыштырганда, ялларда ватандашлар Казанга ике тапкыр күбрәк сәяхәт кыла башлады”, - дип белдерде компания хезмәте җитәкчесе Ольга Фаваризова.

Россия туристлары Казанга ноябрь каникулларына өч көнгә киләчәк, һәм Татарстан кунакханәләрендә яшәү өчен көнгә якынча 3 мең сум чамасы сарыф итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100