news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган ял көннәре булып санала

1,2, 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрь - ял, 5 һәм 7 ноябрь – эш көннәре.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ноябрьдәге бәйрәм яллары мәсьәләсендә ачыклык кертә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала.

“Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы 1992 нче елның 19 нчы февралендә кабул ителгән 1448-XII номерлы Законы нигезендә республикабызда  6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган ял көне була.

 Ял һәм бәйрәм көннәрен хезмәткәрләр тарафыннан рациональ куллану максатыннан, РФ Хөкүмәтенең 2013 нче елның 28 нче маеннан  444 нче номерлы “2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы Карары нигезендә  24 нче февральдәге ял көне  (23 нче февраль – эшләми торган бәйрәм көннең якшәмбегә туры килүе сәбәпле) 3 ноябрь – дүшәмбегә күчерелә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.  

Шулай итеп, 2014 нче елның ноябрендә Татарстан Республикасында биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче хезмәткәрләре өчен  1,2,3,4,6,8 һәм 9 нчы ноябрь ял көннәре булачак, 5 һәм 7 нче ноябрь – эш көннәре.          

news_right_1
news_right_2
news_bot