Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, укытучы Зөфәр Гайнетдинов вафат
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге кайгы уртаклашты.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Халыкара җырчылар бәйгеләре лауреаты, Тосна балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөфәр Гайнетдинов вафат. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итте.
Ул озак еллар дәвамында рус операларын, совет һәм татар композиторлары, халык җырлары һәм романслар башкара. Россиядә һәм чит илләрдә күп концертлар күрсәтә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-концертта чыгыш ясый, «Тосна Сабантуе» бәйрәмендә катнаша.
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге Зөфәр Гайнетдиновның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз