news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау көнендә Казан музейларына керү – бушлай

18 апрельдә билгеләп үтелүче бәйрәм кешеләрнең игътибарын мәдәни мирасны саклауга юнәлтү максатын тота.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көнендә Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак. Бу хакта музей-тыюлык сайтында хәбәр ителә.

Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көне 1984 елдан башлап, традиция буенча, 18 апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм ЮНЕСКО каршындагы һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет ассамблеясе тарафыннан 1983 елда кабул ителгән. Ул кешеләр игътибарын мәдәни мирасны саклауга юнәлтү өчен кирәк. Аның кысаларында, төрле чаралар, шул исәптән һәйкәлләрне, тарихи урыннарны саклау, аларны вәхшилектән яклау мәсьәләләренә кагылган конференция оештырыла. Шулай ук гадәти көннәрдә ябык булган тарихи биналарга экскурсияләр үткәрелә. Кайбер музейларга бу көнне бушлай керергә мөмкин.

Татарстанның табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее, Благовещенск соборы тарихы музее сәгать 10.00 нан 18.00 гә кадәр ачык булачак, ә Ислам мәдәнияте музее – сәгать 9.00 дан 19.30 га кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot