news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтелә

Кинофестиваль 4 – 7 сентябрь көннәрендә Казанда үтә.

Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтелә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XI Халыкара яшьләр кинофестивале фильмнары быел «Родина» кинотеатрында күрсәтеләчәк - оештыручылар кинофестиваль программасын игълан иттеләр.

Кинофестиваль 4 – 7 сентябрь көннәрендә Казанда үтә. Ачылу тантанасы 4 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йорты комплексында билгеләнгән. Биредә ачылу тантанасыннан соң «Эстонская панорама» фильмы күрсәтеләчәк.

Фильмнар «Видеоролик», «Кыска метражлы нәфис фильм», «Россия молодая», «Кыска метражлы документаль кино» номинацияләренә бүленгән. Конкурс фильмнары 5 һәм 6 сентябрь көннәрендә «Родина» кинотеатрында тәкъдим ителә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фильмнар түләүсез күрсәтелә, бары тик электрон регистрация узу сорала.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале канаты астында барлыкка килгән Яшьләр кинофестивале соңгы елларда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Время кино» дирекциясе тарафыннан үткәрелә.

Озак еллар дәвамында Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Родина» кинотеатрында узды. Соңгы ике елда ул Казанның тарихи үзәгеннән читтәрәк урнашкан «Ривьера» күңел ачу комплексына күчте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100