news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла

Фестиваль 28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Төрки халыклар мәдәнияте һәм телләре халыкара яшьләр фестивале Уфада 28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр уза. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фестивальдә Россия һәм чит ил югары уку йортлары студент коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша. Биредә 25 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Конкурс программасында “Вокал”, “Инструменталь жанр”, “Хореография”, “Мода театры”, “Нәфис сүз” номинацияләре бар.

Чараны Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Россия студентлар үзәге оештыра. Ул Россия Vәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Студентлар берләшмәләре эшчәнлеген үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot