news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара Укытучылар көнен Казанның алдынгы педагоглары Зур концерт залында бәйрәм итәчәк

Бу хакта мэр Илсур Метшин бүгенге киңәшмәдә игълан итте

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Халыкара Укытучылар көненә ярашлы итеп, бүген Казанның Киров районындагы татар-төрек гимназиясендә ремонт, янкорма төзү эшләре төгәлләнде, шуларны башкарып чыгу өчен ТР Хөкүмәте 70 млн. сум акча бүлеп биргән иде, дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»н башлап мэр Илсур Метшин.

Бүген шулай ук шәһәрнең алдынгы укытучы-педагогларын С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында хөрмәтләү тантанасы була. Анда шәһәр башлыгы аларның иң мактаулыларына, хезмәт җимешләрен күрсәтә алганнарына кыйммәтле бүләкләр тапшырачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100