news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк

Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). 22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” спектаклен уйный. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

Башлану вакыты: 18:30 

news_right_1
news_right_2
news_bot