Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадылар
Айлык дәвамында Татарстанда 360 чара үткәрелгән.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта Арча, Яшел Үзән, Биектау, Актаныш районнары аеруча актив булган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина сөйләде.
Ул айлык дәвамында 360 чара үткәрелгәнен әйтте. 21-25 гыйнварда төрле районнарда айлыкка старт бирелгән. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Чирмешән, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Нурлат районнарында бу хөрмәткә зур тантаналы чаралар үткәрелгән.
Актанышта айлык «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенге көн» төбәкара конференциясе белән ачылган.
«Барлык районнарда әдәби кичәләр, конференцияләр, тематик сыйныф сәгатьләре, иҗади кичәләр үткәрелде. Мәктәп китапханәләрендә тематик күргәзмәләр узды. Туган тел укытучылары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре өчен семинарлар оештырылды», — дип сөйләде Энҗе Гыйззәтуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз