news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара тикшерү Донбасста булган «Боинг» һәлакәтендә Россияне гаепләде

Украина Хөкүмәте Россияне алдан уйлап самолетны юк итүдә гаепли. Россия исә киресен раслый.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара тикшерү  Донбасста «Боинг-777» һәлакәтендә Россияне гаепләде. Тикшерү төркеме «Бук» җайланмасын Россиядән Украина территориясенә китергәннәр, дигән нәтиҗә чыгарган. Бүген бу хакта Нидерландта уртак тикшерү төркеме Боинг һәлакәте буенча башлангыч доклад укыган матбугат конференциясендә җиткерелде, дип хәбәр итә Nos.

Төп доклад халыкка 2017 елда җиткерелергә мөмкин.

Амстердамнан Куала-Лумпурга очучы Malaysia Airlines авиакомпаниясе самолеты Украиннаның көнчыгышында 2014 елның 17 июлендә һәлакәткә юлыккан иде. Бортта 298 кеше булып, алар барысы да үлгән иде.

Украина Хөкүмәте Россияне алдан уйлап самолетны юк итүдә гаепли. Россия исә киресен раслый — самолетны Украина хәрбиләре бәреп төшерде дип бара.  

news_right_1
news_right_2
news_bot