news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара театр көнендә Казанда «Тантана» театраль премиясе лауреатлары игълан ителә

Театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлар өчен премия күләме 100 мең сум тәшкил итә.

Халыкара театр көнендә Казанда «Тантана» театраль премиясе лауреатлары игълан ителә
Рамиль Гали

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 27 мартта Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә унынчы тапкыр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театраль премиясен тапшыру тантанасы була. Бу турыда Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлар өчен премия күләме 100 мең сумга кадәр җиткерелде. Моннан тыш, конкурста «Иң яхшы театр тәнкыйтьчесе» дигән яңа номинация барлыкка килде.

Оештыру комитеты тарафыннан барлыгы 67 гариза каралды. Премиягә дәгъва кылучылар — Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси профессиональ театрлары һәм башка сәнгать оешмалары.

Барлык теләүчеләр дә мәдәни вакыйганың шаһиты була ала. Чараның турыдан-туры трансляциясе Г. Камал театрының YouTube каналында алып барылачак.

«Тантана» («Триумф») премиясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 10 ел элек гамәлгә куелган һәм театр сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100