news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара театр көнендә Кәрим Тинчурин театры Гаилә бәйрәме уздыра

Әти-әниләр балалары белән «Асылкош» спектаклен карый алачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Халыкара театр көне уңаеннан Тинчурин театры иртәгә — 27 март көнне Гаилә бәйрәме уздыра. Әти-әниләр балалары белән «Асылкош» спектаклен карый алачак.

«Театр көне уңаеннан Тинчуриннар әти-әниләргә зур акция да оештыра. „Асылкош“ спектакленә бер билет алган очракта икенче билет бүләк итеп бирелә. Моның өчен театр кассасына килергә кирәк», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге

Гаилә бәйрәменә кунак булып биюче Шамил Галиев килә. Фойеда балалар аның фокусларын карый, аңа кушылып бии ала.

Шулай ук дизайнер Наҗия Галимова студиясендә мастер-классларда да катнашып булачак.

Театр музеенда экскурсия оештырыла.

Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot