news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара "Татар кызы" финалына үткән кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителә

"Татар кызы" халыкара бәйгесе финалы 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә үтәчәк.

Халыкара "Татар кызы" финалына үткән кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителә
Рамиль Гали

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). "Татар кызы" халыкара бәйгесе ярымфиналы 13-15 сентябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк. Финалга чыккан кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителәчәк. Бу хакта "Татар кызы" бәйгесе матбугат хезмәткәре хәбәр итә.

  • Әлеге минутларда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бара торган "Татар кызы" бәйгесенең республика этабы финалын "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтә

13-15 сентябрьдә "Татар кызы" халыкара бәйгесе ярымфиналы кысаларында Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән танышачак.

Ярымфиналда 27 кыз катнашачак. Жюри әгъзалары алар арасыннан унике кызны сайлап алачак. Әлеге унике кыз Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә узачак халыкара финалда катнашачак.

"Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту һәм катнашучыларда яңа белем, күнекмәләр булдыру ярдәмендә татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау", - ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot