news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара төрки кино фестивалендә Башкортстан тарихи музыкаль фильм тәкъдим итте

Режиссер Айсыуак Юмагуловның “Етегән” музыкаль фильмының бюджеты - нибары 2 миллион сум.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстан режиссеры Айсыуак Юмагуловның “Етегән” музыкаль фильмы Казанда Халыкара төрки кино фестивале кысаларында тәкъдим ителде. Башкортстан кинематографистлары нибары 2 миллион сум бюджет белән тарихи милли фильм төшерә алганнар. 

Фильм “Мир” кинотеатрында күрсәтелде. Тамашачы белән бергә фильмны режиссер үзе дә карады.

“Мин дүрт яшькә кадәр Казанда яшәдем. Ул чакта әти-әнием биредә Камал театрында эшли иделәр. Мин Казанны бик яратам. Казан тамашачысы кебек тамашачы беркайда да юк”, - дип башлады сүзен Айсыуак Юмагулов.

Ул фильмның борынгы башкорт легендалары буенча төшерелгәнен әйтте. “Башкорт халкында үз җирен сакларга яуга чыккан җиде кыз турында риваять бар. Ир-атлар үтерелеп беткәч, алар кулларына корал алганнар һәм тигезсез көрәштә һәлак булганнар, - дип аңлатты Юмагулов. - Риваятьнең ике төрле версиясе бар, берсе буенча алар Җидегән йолдыз булып күккә ашалар, икенчесендә дошманга әсир төшмәс өчен кыядан суга ташланалар”.

Режиссер фильмның бик борынгы исламга кадәр чорлар турында булуын ассызыклады. “Без башкортларның бик борынгы тарихларын, аутентик дөньяны күрсәтергә тырыштык”, - диде ул.

Фильмда борынгы балбалларга кадәр бар иде. Режиссер фильмга башка риваятьләрнең персонажлары да катнашуын әйтте. Фильм буеннан-буена башкорт җырлары белән бара.

“Безгә халык бик булышты. Әбиләр сандыкларыннан борынгы милли бизәнү әйберләрен чыгардылар, кино өчен кызганмыйча безгә биреп тордылар. Алар моны тарихта калачагын аңлап эшләделәр”, - диде ул. “Кечерәк халыкларның кинематографы максаты – телне, мәдәниятне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү”, - дип тәмамлады чыгышын Айсыуак Юмагулов.

Фильмны караганнан соң, тамашачы режиссерга рәхмәтләрен җиткерде. “Шунысы кызганыч, әлеге матур фильмны Казанда бик аз кеше карый алды. Оештыручылар мәгълүмат тарату ягын уйлап бетермәгән”, - диде өлкән яшьтәге тамашачы. Чыннан да, “Мир” кинотеатры залында унбишләп кенә тамашачы иде.

Искәртеп үтәбез, Халыкара төрки кино фестивале 21-25 март көннәрендә үтә. Әлеге кинофорум беренче мәртәбә уздырыла. Аны оештыру идеясе белән Төрки дөнья кино ассоциациясе чыккан. Беренче кинофорум уздыру урыны итеп Казан сайланган. Төрки дөнья кино ассоциациясенең президиум составына Россиядән “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова да кергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100