news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара студентлар көне уңаеннан үткәрелгән атналык чаралар тәмамланды

Халыкара студентлар көне уңаеннан үткәрелгән атналык чаралар тәмамланды

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Клуб тормышы үзәге”ндә Халыкара студентлар көне атналыгын тантаналы төстә ябу кичәсе булачак. Анда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ТР Мәгариф һәм фән министрлыкларыннан вәкилләр, ТР Студентлар лигасы президенты Александр Чесноков, барлык вице-президентлар һәм чараларда җиңгән һәм үз өлешен керткән студентлар катнаша.

Бәйрәм кичәсендә мини-футбол, волейбол, баскетбол буенча вузара ярыш нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Интеллектуаль уеннар – “Что? Где? Когда?” һәм “Брэйн-ринг” буенча узган вузара чемпионатларга, студентларның “Оргсинтез” бассейнында үткән “Меңъеллык эстафетасы” на, чит тел белүче студентлар катнашкан “Полиглот” конкурсына, УНИКС та бард җыры буенча узган “Золотая струна” фестиваленә йомгак ясалачак. Җиңүчеләр төрле призлар белән бүләкләнәчәк.

Бүләкләү тантанасыннан соң барлык чараларда да актив катнашкан студентлар өчен махсус әзерләнгән күңел ачу програмасы һәм төнге дискотека көтелә.

Ә Халыкара студентлар көне атналыгында үткән чараларны яктырткан журналистлар өчен ТР Студентлар лигасы игълан иткән бәйге 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эфирга чыккан һәм матбугатта дөнья күргән иң эчтәлекле, кызыклы материал авторы акчалата призга ия булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot