Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара шахтерлар сабантуена ясалган татар йортлары Кемерово татарларына бүләк ителә
Кемеровода Халыкара шахтерлар сабантуе бара.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара шахтерлар сабантуе өчен ясалган татар йорты Кемерово татарлары милли-мәдәни автономиясенә бүләк ителәчәк.
Бу хакта сабантуй кысаларында Кемерово дәүләт филармониясендә үткән Татарстан сәнгать осталары концертында ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте.
«Лениногорск районы сабантуй буласы мәйданда „Татар авылы“ йортлары төзеде. Биредәге милли-мәдәни автономия әгъзалары һәм рәисе Таһир дустыбызның кызыгуын күреп без Президентка мөрәҗәгать иттек. Яна гына әлеге йортларны биредәге милли-мәдәни автономиягә бүләк итү турында хәбәр килде», диде ул.
Кемеровоның Мәскәү мәйданында иртәгә Халыкара шахтерлар сабантуе үтә. Бүген анын беренче өлеше — ат чабышлары һәм сәнгать осталары концерты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз