news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара олимпиадада җиңгән Илдар Гайнуллинны мәгариф министры котлады

Һәр җиңү – балаларның һәм укытучылырның гына түгел, Татарстанның да казанышы, зур вакыйга, диде Рафис Борһанов.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов КФУның Н.Лобачевский исемендәге лицее укучысы Илдар Гайнуллинның информатика буенча халыкара олимпиадада җиңүе белән горурлануын әйтте. Аның сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте җиткерде.

"Без Бөтенроссия олимпиадаларында катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Быел 148 малай һәм кыз призлы урыннарга лаек булды. Һәр җиңү – балаларның һәм укытучылырның гына түгел, Татарстанның да казанышы, зур вакыйга. Илдарның җиңүендә тырышлыгы һәм әти-әнисе, укытучыларының өлеше дә бик зур, - диде министр.

Илдарның укытучысы - Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы Сергей Михайлин.

IOI-2019 (International Olympiad in Informatics) информатика фәне буенча 31нче халыкара олимпиада 4-11 августта Әзербайҗанда үтә. Медальләр саны буенча Россия 87 ил арасында беренче урынны алды.

Баллар саны буенча Илдар дөньяның иң яхшы укучы-программистлары рейтингында икенче урында биләде, абсолют чемпион – Америка вәкиле.

Лицей директоры Елена Скобельцина сүзләрендә, Илдар киләсе елга абсолют чемпион дәрәҗәсен яулау максатын куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot