news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара музейлар көнендә Казан музейлары белән бушлай танышырга мөмкин

Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 18 майда Халыкара музейлар көнендә Казан музейлары белән бушлай танышырга мөмкин. Бу хакта Казан милли мәдәни үзәкнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Халыкара музейлар көненә музей комплексы Бауман урамында “Таныш булыйк” дип аталган программа оештыра. Шәһәр филармониясе коллективлары тарафыннан төзелгән “Казан сөлгесе” концерт программасы, музей комплексын тәкъдим итү чарасы, милли мәдәният музее экспонатларына нигезләнеп төзелгән “Борынгы сандык сөйләгәннәрдән...” блиц-викторинасы, “Рәсемне буя” чарасы үтәчәк.

Лядской бакчасында “Вакытларны тоташтыручы җеп” дип аталган гражданлык акциясе уза. 13.00 – 17.00 сәгатьтә биредә ун мөстәкыйль иҗади мәйданчык эшләячәк. “Әдәби ишегалды”, “Урманчы академиясе”, “Елмаеп яшик”, “Язгы күчтәнәч”, “Ял иткән арада”, “Лукоморьега сәяхәт”, “Рус мирасы” дигән мәйданчыкларны күзәтеп чыкканнан соң, һәркем күңеленә хуш килердәй шөгыль табар. Кул эшләре буенча остаханәләрдә, рәсем буяуда һәм эстафетада катнашырга мөмкин булачак. Әлеге бәйрәмдә шулай ук сәнгать әһелләренең чыгышлары да көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100