news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара милли кием дизайнерлары конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Номинацияләрнең берсендә Казан студенткасы беренче урынны яулады

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “International Fashion” Халыкара милли кием дизайнерлары конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Россия махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Вьетнам, Төркмәнстан илләреннән вәкилләр, Россиянең төрле төбәкләреннән башлап йөрүче модельерлар һәм атаклы дизайнерлар катнашкан. Иртән узган сайлап алу туры сынавын узганнар финал өлешендә көч сынашты. Сайлап алу турында 43 кеше катнашкан, аларның 20се финалга үткән.

Конкурста катнашу өчен 48 дизайнер заявка тапшырган булган. “National Fashion” кием дизайны өлкәсендәге белгечләрнең сәләте белән танышу, иҗади элемтәләрне киңәйтү, милли мода индустриясе яшь белгечләренең тәҗрибәсен алмашу һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру мөмкинлеге бирә. Конкурс географиясе чикләнмәгән һәм теләсә нинди халыкларның милли киемнәрен киң мәйданда күрсәтүне күздә тота.

Бу конкурсның интригасы буларак, модель сыйфатында катнашучы “Голос” шоу финалисткасының кем булуы сер булып сакланып килде. Бүген исә аның Эльмира Кәлимуллина булуы ачыкланды.

Милли традицияләрне яңарту һәм милли кием элементларын кертү – “Сөембикә” журналы һәм Казан илкүләм тикшеренү-технология университетының уртак максаты. “Сөембикә” хатын-кызлар журналы төп бурычларының берсен татар халкы һәм аның бай мәдәниятенең көнкүрешен саклап калуда күрә. “Татарстанда әлеге конкурс – милли киемне заманча дөньяга яраклаштыручы бердәнбер чара. Без катнашучыларны яше һәм белеме буенча да чикләмәдек. Үз һөнәренең осталарына да, һәвәскәрләргә дә бай фантазиясе белән уртаклаша алу мөмкинлеге бирдек. Милли кием бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә, без аның күп кенә элементларының гадәти тормышка да үтеп керүен телибез. Күнне зәвыклы итеп эшкәртү, затлы ташлар белән эшли белү – болар барысы да халыкның рухи башлангычы белән бәйле”, - дип билгеләп узды оештыру комитеты җитәкчесе, “Сөембикә” журналы директоры урынбасары Рәмзия Кашапова.

Тамашачылар һәм жюри хөкеменә Идел буе, Удмуртия, Чуашстан, Мари Иле халыклар, татар һәм рус киемнәре коллекцияләре тәкъдим ителде. “Сужена-ряжена”, “Мин яратам сине, Татарстан!” кебек коллекцияләр тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Соңгысын Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты студенткасы Оксана Мостафина тәкъдим итте. Озын итәкләр, йон жилетлар кигән кызлар бик күркәм күренде. Әйтергә кирәк, бәйгедә күрсәтелгән киемнәрнең кайберләре, чыннан да, көндәлек тормышта киеп булырлык.

Бәйгенең финалында өч номинациядә җиңүчеләр ачыкланды. “Этно. Дизайнер студентлар” номинациясендә Оксана Мостафинага тиңнәр табылмады. “Этно. Дизайнер профессионаллар” номинациясендә беренче урынны Төркмәнстаннан Гөлнар Мовланова яулады. Гран-при “Шервудский лес” коллекциясе белән чыгыш ясаган Анастасия Боброга тәтеде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100