news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына 65 фильм кергән

Казанда 4-10 сентябрь көннәрендә XIV Халыкара мөселман киносы фестивале булачак.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). XIV Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына 65 фильм кергән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Казанда 4-10 сентябрь көннәрендә XIV Халыкара мөселман киносы фестивале булачак.

Бүгенге көнгә 65 фильмнан торган шорт-исемлек төзелгән, аның “милли конкурс” номинациясендә 15 фильм теркәлгән.

  • Фестивальнең оештыру комитетына 56 илдән 967 гариза килгән. Шул исәптән, Татарстаннан утыз уен, документаль һәм анимацияле картина.

Фестивальнең төп мәйданчыклары итеп "Ривьера" күңел ачу комплексында урнашкан Grand Cinema 3D Port Cinema кинозалы һәм "Мир" кинотеатры сайланган. Фестивальне ачу тантанасы "Пирамида"да, ябылуы "Эрмитаж"да булачак.

Конкурстан тыш программада  диннәр, төрле халык гореф-гадәтләре турындагы картиналар ("Мәдәниятләр диалогы" секциясе), яшь кинематографистлар эшләре ("Кинопробы" секциясе), “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме илләре фильмнары һәм “Балачак киносы” секциясе фильмнары бар. Шулай ук Мисыр, Япония, Монголия һәм Һиндстан кинолары күрсәтеләчәк.

  • Программадагы фильмнар исемлеге kazan-mfmk.com сайтына куелган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100