news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын Казанда күрсәтәләр

2019 елгы Казан кинофестивалендә катнашкан 16 фильмны республика кинозалларында карап булачак.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). 13-15 сентябрьдә Татарстанда «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» була. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы фильмнарын "Мир" кинотеатрында күрсәтәләр. Бу турыда Казан мэрия матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмнар шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк. 

Программага 2019 елгы Казан кинофестивалендә катнашкан 16 фильм кергән. Болар — Россия, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Кения, Эстония, Хорватия, Литва, шулай ук Татарстан фильмнары.

«Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» фильмнарының тулы исемлеге «Татаркино» һәм Казан кинофестиваленең рәсми сайтларында урнаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot