news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар флэшмоб үткәрә

Анда фестиваль биюен башкарачаклар

 Казан, 29 август, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 3 тә Казан Кремле территориясендә Х Халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган флешмоб узачак. Көн саен йөзәрләгән туристны кабул итүче шәһәрнең кеше иң күп йөри торган урынында фестивальнең биюен башкарырга иң активлар җыела. Бу биюне хәтта чара барышында да өйрәнергә мөмкин булачак. Шулай ук флэшмобта катнашучылар өчен конкурслар оештыру, бүләкләр дә каралган.

Х Казан Халыкара мөселман киносы фестивале башланыр алдыннан без төрле чаралар уздырабыз. Максатыбыз — аудиториягә тагын да якынрак булу. Шулай ук, фестиваль программасы белән башкаларны да таныштыру, яшьләрне җәлеп итү дә безнең максатыбыз булып тора, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot