news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара мөселман киносы фестивале конкурс программасында - төрек режиссеры Хәйдәр Демирташның “Әтием тарих яза” фильмы

Фильм герое мөселман Мәхмәт борынгы месопотамия авылларының берсендә ассириялеләрнең чиркәвен реконструкцияли

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Казанда узачак VII халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында төрек режиссеры Хәйдәр Демирташның “Әтием тарих яза” дип исемләнгән 30 минутлык кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.
Кино мәктәбе студенты Хәйдәр Демирташ әтисе, инженер-төзүче Мәхмәт Демирташ турында фильм төшергән. Аларның гаиләсе Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Мардин шәһәрендә яши. Әлеге шәһәрдә төрле дин һәм мәдәният кешеләре гомер итә.
Мөселман Мәхмәт борынгы месопотамия авылларының берсендә ассириялеләрнең чиркәвен реконструкцияли. Бу – мәдәниятлар кисешкән гаҗәеп урын. Монда бер үк вакытта мөселманнарның һәм ассириялеләрнең догалары, төрек, көрд, гарәп һәм сирия телләрендә сөйләшүләр ишетелә. Мөселман мулласы белән христиан дин әһеле бер өстәл артына утырып ашый...
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot