news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара мөселман киносы фестивале ел саен гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган тасмалар бүләк итә

“Үзбәкфильм” киностудиясе, “Үзбәк киносы” милли агентлыгы тарафыннан төшерелгән “Хакыйкать көне” кинокартинасы да – шундыйлардан

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда узучы Халыкара мөселман киносы фестивале ел саен гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган тасмалар бүләк итә. “Үзбәкфильм” киностудиясе, “Үзбәк киносы” милли агентлыгы тарафыннан төшерелгән “Хакыйкать көне” кинокартинасы да – шундыйлардан.
Әлеге фильмны кино тәнкыйтьчеләре психологик драма дип атый. Фильмның героинясы Мөнисә Сөләйманова – хәзерге заманның эшкуар хатын-кызы. Ул, үзен дәваланмый торган авыруга дучар булдым, дип борчылып, табибларның хәлиткеч сүзен тилмереп көтә. Бу көтү озакка да сузылмый – бары 12 сәгать, әмма шушы вакыт эчендә Мөнисә ханымның бөтен гомере күз алдыннан үтә, хатирәләр яңара. Алар фильмның күп өлешен алып тора, үзбәк халкының үткәненә алып китә. Аның күңеленнән якыннарын югалту, гаилә кору, балалар туу сөенече, тормыш авырлыклары үтә.
Мөнисә Сөләйманова язмышы аша фильмны төшерүчеләр милләт тормышы, хәзерге гаиләләрдәге проблемалар, балаларга мөнәсәбәт турында сөйли. Мөнисә – белемле, максатчан, ирен яратучы хатын-кыз, балаларының газиз әнкәсе. Ул бик матур киенә, үзен ышанычлы тотарга тырыша. Һәрбер мөселман хатын-кызына хас булганча, гаилә җылысын, гаилә тотрыклылыгын саклап калырга омтыла, иренең әнисен нык хөрмәт итә. Үзен начар хис итсә дә, бу хакта иренә сиздерми. Чөнки ире эшсез, фәнни диссертациясен якларга да юл куймыйлар, шуңа күрә өйдә тавыш еш чыга. Шундый шартларда Мөнисә борчуын иренә җиткерә алмый. Бөтен тормышы күз алдыннан үткән көнне ул үзенең авыруы куркыныч түгеллеген, ягъни хакыйкатьне белә. Шуңа күрә дә кинокартина “Хакыйкать көне” дип атала.
Мөнисә ролен Рано Шодиева дигән актриса уйный. Ул героинясының бөтен кичерешләрен, көчен һәм бер үк вакытта хатын-кызларга хас булган көчсезлеген дә тамашачыга җиткерә ала. Аның әнисе ролен Лола Элтаева башкара. Ул үзбәк, гомумән, мөселман хатын-кызларына хас булган сабырлык, түземлеклек, үз язмышыңа буйсынып яшәү кебек сыйфатларны туплаган. Мөнисәнең ире ролендә – Фәхреддин Шәмсетдин. Аның аша үзбәк ирләренә хас булган тискәре сыйфатлар белән дә, уңайлары белән дә танышып була. Ирләргә һәм ата-аналарга “сез” дип эндәшү дә тамашачыларга сәер булып тоелырга мөмкин. Әмма Урта Азия якларында, шул исәптән, Үзбәкстанда да ислам нык таралган булган, динне бик каты тотканнар һәм иреңне хөрмәтләү нык куелган.
“Хакыйкать көне” үзбәкләрнең тормышы турында гына сөйләп калмыйча, аларның мәдәнияты, безнеңчә әйтсәк, тарихи-мәдәни һәйкәлләр (шул исәптән, мәчетләр) турында бәян итә. Төрле эпизодлар аша Сәмәркандның мәгърүр мәчетләре, һөнәрчелек үрнәкләре белән дә таныштыра.
Фильмда шулай ук авыр хәлдә калганда бер-береңә ярдәм итү, башка диннәрне һәм милләтләрне хөрмәтләү кебек сыйфатлар да пропагандалана.
“Хакыйкать көне” фильмы аның кадәр көчле рухият белән сугарылган дип әйтеп булмас иде. Бары кайбер фразалар аша гына “рух” төшенчәсен ишетергә була. Ташкентка килгән французларның “һөнәрчелек – ул халыкның рухы”, Мөнисәнең авыруын өчен диагностика уздырган Алишер исемле табибның “безне һөнәребез көчле рухлы булуыбызны таләп итә” дигән гыйбарәләрне ишетергә була. Гомумән алганда, “Үзбәкфильм” шушы үзбәк гаиләсе мисалында гаилә институтын саклау проблемасын күтәргән дип әйтәсе килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot