news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара мөселман форумында сүз иреге һәм бердәмлеккә аерым игътибар бирелде

Мөфти Равил Гайнетдин сүзләренчә, бүген төрле дин вәкилләре бердәмлеккә омтыла.

Халыкара мөселман форумында сүз иреге һәм бердәмлеккә аерым игътибар бирелде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел онлайн форматта узучы XVI Халыкара мөселман форумында сүз иреге, толерантлык, бердәмлеккә аерым игътибар бирелде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин үз чыгышында шушы темаларга басым ясады.

«Форумда хәзерге заманның үзәк төшенчәләренә: сүз иреге, толерантлык, бердәмлек, дин тотучыларның хисләрен хөрмәт итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Безнең диалог нәтиҗәләре конкрет иҗтимагый һәм гуманитар инициативаларга юнәлдерелергә тиеш», — диде ул.

Мөфти Равил Гайнетдин сүзләренчә, бүген төрле дин вәкилләре бердәмлеккә омтыла.

Исезгегә төшерәбез, XVI Халыкара мөселман форумы быел «Очрашу мәдәнияте: пандемия чорында дини этика» шигаре белән узды. Форум бөек мөселман фикер иясе Әбу-Насра Әл-Фарабиның 1150 еллыгына багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100