news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә премия бирәчәкләр

Алтын медаль 1 млн сум, көмеш медаль өчен 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә премия түлиләр.

Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә премия бирәчәкләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен булачак. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аларны гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, яшь вундеркиндлар әзерләгән тренерлар да ала алачак.

"Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә", - диелә указ текстында.

Алтын медаль өчен премияләр - 1 млн сум, көмеш медаль өчен - 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100