news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара КВН көне билгеләп үтелә

Әлегә бу бәйрәм Берләшкән милләтләр оешмасының дөньякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелмәгән һәм Россиядә дә рәсмиләштерелмәгән.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). 2001 елның 8 ноябрендә Россиядә һәм кайбер Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә тарихта беренче тапкыр Халыкара КВН көнен - Шаяннар һәм тапкырлар клубына (КВНга) мөнәсәбәте булган кешеләрнең рәсми булмаган бәйрәмен үткәрделәр. Шул вакыттан соң әлеге истәлекле көн һәр ел билгеләп үтелә башлады.

Бәйрәмне үткәрү идеясен Халыкара КВН клубы президенты Александр Масляков тәкъдим иткән иде. Бәйрәмне уздыру көне КВНның эфирга тәүге тапкыр чыгуы – 1961 елның 8 ноябре белән бәйле.
Халыкара КВН көне әлегә Берләшкән милләтләр оешмасының дөньякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелмәгән һәм Россиядә дә рәсми төс алмаган.

Юлий Гусман, Геннадий Хазанов, Леонид Якубович, Аркадий Хайт, Татьяна Лазарева, Михаил Шац, Алексей Кортнев, Тимур Батрутдинов, Михаил Галустян, Гарик Мартиросян һәм башка шәхесләрнең бүген шоу-бизнеста һәм кинематограф өлкәсендә киң танылган булуын истә тотсак, бәйрәмнең киләчәктә рәсми төс алуына шик юк, диелә Calend.ru проекты хәбәрендә.

Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы 1994 елның 17 ноябрендә оештырыла. Хәзерге көндә республикада КВН командалары - яшьләр хәрәкәтендә иң актив катнашучылардан санала. Клубта Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан рәсми теркәлгән 800дән артык команда исәпләнә, диелә Татарстан КВНы сайтында. Командалар составында 10 яшьтән 40 яшькә кадәрге 15 меңгә якын КВНчы исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100