news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара конкурста «Татарстанда электрон мәгариф” проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы проекты беренче этапны узды һәм онлайн-тавыш бирүгә куелды.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Татарстан Республикасында Электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмат системасын Берләшкән милләтләр оешмасы карамагындагы халыкара конкурста тәкъдим итте. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта халыкара конкурс жюрие проектны бәяләде. Ул “Мәгълүмати-коммуникацон технологияләр өчен кушымта: электрон укыту” номинациясендә ачык онлайн-тавыш бирүгә куелды, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

Конкурс финалы 2018 елның мартында Швейцариянең Женева шәһәрендә узачак.

Система республикада 2009 елдан бирле эшли. Бу вакыт аралыгында аннан миллионнан артык кеше кулланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100