Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара компания Татарстанда УЗИ аппаратлары әзерли башлый
Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе республикада җиде ел эшли.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе Татарстанда УЗИ аппаратлары производствосын ача. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.
Кытайга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина SonoScape компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышкан иде. Татарстан территориясендә компания инде 7 елга якын эшли.
Фирма югары технологияле медицина җиһазлары – сканерлар, видеоэндоскоплар, электрокардиографлар эшләп чыгара. SonoScape компаниясенең Шэнчжэнь, Харбин, Шанхайда, шулай ук АКШ территориясендә лабораторияләре бар. Фирманың вәкиллекләре 60 илдә урнашкан, диелә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы порталында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз