news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булган татар көрәшчеләре билгеле - исемлек

Мактаулы бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булган татар көрәшчеләре билгеле - исемлек
Айдар Шәймәрданов

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Татар көрәшчеләре халыкара класслы һәм Россиянең спорт остасы исемнәренә лаек булды.

22-23 ноябрь көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында халыкара класслы һәм Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган көрәшчеләрне котладылар. Аларга мактаулы бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы исеменә Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Муса Галләмов, Илмир Төхвәтуллин, Динар Кәримуллин лаек булды. Россиянең спорт остасы булып Шамил Локманов һәм Руслан Хәмидуллин танылды.

Билбаулы көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы исеменә Булат Мусин лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100