news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара күзәтүчеләр Татарстанда сайлауга югары бәя биргән

Республикада төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде.

Халыкара күзәтүчеләр Татарстанда сайлауга югары бәя биргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлау көнне 45 халыкара күзәтүче эшләде. Алар республикада сайлау процессын үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов комиссиянең 22 нче утырышында хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлауга әзерлек һәм аны уздыруга өлеш кертүчеләргә – комиссия әгъзаларына, хокук саклау органнарына, күзәтүчеләргә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. “Гражданлык бурычын үтәүгә җаваплы караган гражданнарга рәхмәт”, - диде ул.

“Татарстанда төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде. Бу Европа Советы оешмалары, БДБ күзәтүчеләре, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Белоруссия һәм Россия Союзы парламент җыены вәкилләре. Күзәтүчеләр конструктив эшкә юнәлеш тотып эшләде. Аларга эш өчен тиешле шартлар тудырылды”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул күзәтүчеләрнең Татарстанда сайлауны оештыру эшен югары бәя биргәнен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100