Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Кукмарада бәйрәм үткәрелде
Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды.
(Кукмара, 2 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Манзарас урта мәктәбендә бәйрәм үткәрелде. Анда инвалидлар оешмасының актив вәкилләре чакырылган иде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина, атказанган спорт мастеры Ирина Полякова, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗәнов һәм башкалар катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Бәйрәм барышында актив спортчыларга, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды. Чара мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан чәй өстәле артында дәвам итте.