Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар гаилә династияләренең халыкара фестивалендә җиңде
Бөгелмәдә яшәүче Атамановлар гаиләсе өч номинациядә билгеләнгән һәм алар иң актив катнашучылар дип бәяләнгән.
(Бөгелмә, 12 февраль «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). «Россия. Гаилә. Җиңү» халыкара форумы кысаларында гаилә династияләренең «Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт» XII Халыкара фестивалендә җиңүчеләр арасында Татарстан гаиләләре дә бар.
Бәйгенең йомгаклау этабы Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә онлайн форматта узган. Фестиваль-форумда һәм конкурс программаларында 57 делегация катнашкан. Фестиваль балаларны тәрбиягә алучы, күп балалы гаиләләр һәм гаиләләрендә инвалид балаларны тәрбияләүчеләр өчен махсус оештырылган.
Иң актив катнашучылары дип бөгелмәлеләр билгеләнде. Бу Атамановалар гаиләсе (3 номинациядә җиңүче) һәм Радик Ниҗәметдинов (5 номинациядә җиңүче). Алар «Татар мәдәният үзәге»ндә «Ныклы гаилә» клубы әгъзалары булып тора.
Гаиләләр һәр бәйрәм датасын онлайн форматта алып барган. Мәсәлән, Җиңү көнендә ветераннарга, өлкәннәргә телефон аша шигырьләр укып, котлап торган, җырлар башкарган. Әниләр көненә кулдан бүләкләр ясаганнар һәм күчтәнәчләрне почта аша тапшырганнар.
«Катлаулы 2020 ел — пандемия елында, әлеге фестиваль яңа онлайн шартларда узды. Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен бу бер яклап фестивальдә катнашу шартларын җиңеләйтте. Фестивальдә катнашу өчен Бөгелмәдән барлыгы биш гаилә гариза биргән иде», — ди Татарстанның «Җиһан фәрештәләре» региональ җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Елена Шәкүрова.
Узган ел дәвамында барган фестиваль «Вконтакте» социаль челтәрендә видеоэлемтә буенча алып барылган һәм әлеге чыгышларга куелган лайклар белән 9 меңнән артык кешене берләштергән.
Фестиваль барышында тамашачылар һәм мәртәбәле жюри (жюри рәисе мәрхүм Борис Грачевский) Россия, БДБ илләре һәм башка илләрдән гаилә коллективларының һәм династияләренең иҗади казанышлары белән танышып, аларның милли колоритын, гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчүен бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз