news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара футбол федерациясе вәкилләре Казанда Мәрҗани мәчетендә булды

Кунакларга республикада исламның үсеше, Татарстан халыкларының бердәмлеге һәм Казанның кабатланмас мәдәнияте турында сөйләделәр.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген Халыкара футбол федерациясе вәкилләре Казанда Мәрҗани мәчетендә булды. Делегация составында шулай ук ФИФА Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе Фатма Самураның ире Амаду Самура һәм аларның кызлары да бар иде. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчеттә аларны мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов каршы алды. Ул кунакларны Казанның беренче таш мәчетенең архитектурасы һәм тарихы белән таныштырды.

Аннан соң, чәй табыны артында, ФИФА вәкилләренә Мансур хәзрәт республикада исламның үсеше, Татарстан халыкларының бердәмлеге һәм Казанның кабатланмас мәдәнияте турында сөйләде. Шулай ук футбол хакында да сүз булды.

Кунаклар очрашудан кәнәгать калды һәм җылы кабул итүе өчен Мансур хәзрәткә рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Конфедерацияләр кубогының беренче ярымфинал матчы уза – Португалия һәм Чили командалары очраша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot