news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый

Белгечләр бөтен дөньядан галимнәрне җыеп, күмәк монография булдырырга тели.

Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Урта гасыр чыганакларында “татарлар” төшенчәсе: исем, терминнар һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы” түгәрәк өстәле делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүче галимнәргә финанс ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Бу хакта форумның резолюция проекктында язылган.

Алар Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына “татар” этнонимы тарихы һәм татар кабиләләренең тарихын өйрәнү буенча бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җыеп, күмәк монография булдырырга тәкъдим ясады.

Галимнәр тәкъдим иткән резолюциядә башка теләк-фикерләр дә урын алган. “Бу тәкъдимнәрне, һичшиксез, оештыручыларга җиткерәбез”, - диде галимнәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot