Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкара федерация кар волейболы үсеше белән шөгыльләнә
Кар волейболы рәсми статусын ике ел элек алган: аның кагыйдәләре пляж волейболыннан аерылмый диярлек.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) актив рәвештә кар волейболы үсеше белән шөгыльләнәчәк . Планда спортның бу төрен Олимпия уеннары программасына кертү.
Бу хакта Халыкара волейбол федерациясе генераль директоры Фабио Азеведо кар волейболы буенча барган дөнья чемпионаты вакытында белдергән, дип яза “Известия”.
"Олимпия перспективаларына килгәндә, әлбәттә, без реалист булырга тиеш. Әлегә кар волейболы үсеше 80 нче еллардагы пляж волейболы дәрәҗәсендә – күп каршылыклар бар", – дип билгеләп үтте Азеведо.
Әмма ул әлеге спорт төрен коммерция ягыннан кызыклы булырлык итеп тану өчен күп вакыт кирәкмәс, дип саный. Фабио Азеведо фикеренчә, киләчәктә аның Олимпия уеннары программасына кертелү ихтималын кире кагарга ярамый.
Белешмә өчен: кар волейболы рәсми статусын ике ел элек алган. Аның кагыйдәләре пляж волейболыннан аерылмый диярлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз