news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара фән олимпиадасында алтын медаль өчен бер миллион сумлык Президент премиясе бирелә

Россия Президенты Владимир Путин олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Президенты премиясе 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Алтын медаль өчен 1 миллион, көмеш өчен 500 мең, бронза өчен 400 мең сум күләмендә премия билгеләнә. Тренерларның һәркайсына - югарырак призлы урын алган халыкара олимпиада җиңүчесенә түләнгән премиянең тигез күләме билгеләнәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2019 елның 1 февраленә кадәр 2018 ел һәм алдагы еллар өчен гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Федерациясе Президенты премиясен гамәлгә кую турындагы указ проектын тәкъдим итү йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100