news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара экспертлар Россиядә белем бирү системасын югары бәяләгән

Россия башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгы дәрәҗәсен PIRLS тикшерүләре буенча дөньяда беренче урында тора.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”).  Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов халыкара экспертларның Россиядә белем бирү системасын югары бәяләвен әйткән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә узган “Бүгенге көндә мәгариф: чакырулар, бәяләү, чишелешләр” темасына багышланган IV Халыкара конференция узды. Анда 10 – 15 елдан соң киләчәк мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына белем бирү системасының уңышлылыгының нинди факторларга бәйле булачагы хакында фикер алышканнар. Шулай ук Россиягә мәктәптә белем бирү өлкәсендә алдынгылыкны яулау һәм шуны саклап калуның перспективалары турында да сүз барган.

Конференция эшен ачканда Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путин боерыгында 2024 елга безнең илебез белем бирү системасының сыйфаты буенча дөньядагы әйдәп баручы илләрнең беренче унлыгы рәтенә керүне тәэмин итәргә дигән бурыч хакында искә төшергән.

Аның фикере буенча, бу бурычны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр бар: белем бирү сыйфатын бәяләү өчен бердәм система булдырылды, төрле бәяләү процедураларының нәтиҗәләре һәм аларны анализлау буенча, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча да эш алып барыла. Россия башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгы дәрәҗәсен PIRLS тикшерүләре буенча дөньяда беренче урында тора, ә 15 яшьлек укучыларны PISA тикшерүләре буенча Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы илләре арасында уртача нәтиҗәдән артып китте һәм дөньяда иң яхшы үсешләрнең берсен күрсәтте.

Конференциядә катнашучылар шулай ук мәктәпкәчә тәрбия буенча халыкара тикшерүләр нәтиҗәсе һәм өлкән яшьтәгеләрнең компетенциясе, төбәкләрдә белем бирү системасындагы тәҗрибә хакында да фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100