Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара экспертлар чүп яндыру заводы төзелешен хуплады
tatarstan.ru порталында чүп яндыру заводы буенча халыкара экспертлар үткәргән эш йомгаклары турында сөйләштеләр.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Халыкара экспертлар Казанда чүп яндыру заводы төзелешен хуплады. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков tatarstan.ru порталында үткән онлайн брифингта әйтте.
«Калдыкларны термик зарарсызландыру, ягъни чүп яндыру заводы проектына өстәмә экспертизаны бәйсез чит ил экспертлары төркеме эшләде. Бу ТР Президенты йөкләмәсе буенча башкарылды. Алар Яшел Үзән районында завод төзүгә уңай бәяләмә бирәләр», — дип белдерде Александр Шадриков.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тирән анализ үткәреп, Германияне сайлап ала, чөнки анда калдыкларны яндыру буенча 83 завод эшли.
«Әлеге дәүләт чүп яндырудан өстәмә табыш алу үрнәге дә булып тора. Заводлар электр һәм җылылык энергиясе җитештерә. Шуңа күрә без LGA һәм Müller BBM эксперт компанияләрен сайладык. Алар 2 ай эчендә чүп яндыру заводына экспертиза үткәрергә әзер иде», — дип аңлатты Александр Шадриков.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министры сүзләренчә, Яшел Үзән районында төзеләчәк заводның тикшеренүләре әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәвен, җәмәгатьчелек һәм якында яшәүчеләргә уңайсызлыклар китермәвен күрсәтә.
«Безнең өчен иң мөһиме — халыкның сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү», — дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз