news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Халыкара чаралар кабул итү тәҗрибәсе, FISU вәкилләре фикеренчә, Казанның көчле ягы
Экспертлар Казанның техник презентациясен югары бәяли
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Чыгышлардан күренгәнчә, Универсиада шәһәрчегенең, башка спорт объектларының, инфраструктураның сафка басасына шик юк. Сәясәтчеләрдә, бизнес вәкилләре, киң җәмәгатьчелектә бу Универсиаданың яклау табуы да бәхәссез. Халыкара чаралар кабул итүдәге шактый тәҗрибә туплавыгыз да сезнең көчле ягыгыз булып тора». Техник презентация белән танышкан FISU ның вице-президенты Стефан Берг беренче тәэсирләрен әнә шулай дип белдерде. FISU ның эксперт–консультанты Кемал Тамер да бу тәкъдим итүне бик югары бәяләде. Шулай да экспертлар кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен сораулар юллады. Аларны аерым алганда, Универсиада чараларын яктыртуның ничек оештырылуы, матбугат үзәгенең кайда урнашуы кызыксындырды.
1000 еллыгын уздырганда Россия һәм чит ил журналистлары эшен оештыру буенча Казан җитәрлек тәҗрибә туплады инде. Универсиаданы яктыртуда да ул кулланылачак. Журналистлар эшенең өзлексезлеген тәэмин итү өчен аларга махсус автобуслар бүлеп биреләчәк. ТР Премьер-министры, ярышларның оештыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, Баш матбугат үзәге Универсиада шәһәрчеге янында урнашачак. Тәүлек дәвамында эшләүгә исәпләнгән әлеге үзәктә журналистларга иҗат итү, туклану, ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Моннан тыш, ярышлар уза торган һәр мәйданда журналистлар эшләү өчен махсус пунктлар булдырылачак. Әлеге кече матбугат үзәкләре төп матбугат үзәге белән югары элемтә системалары ярдәмендә тоташтырыла. Алардагы мәгълүматлар Баш матбугат үзәгенә шунда ук тапшырыла барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot