news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара Букер премиясен беренче тапкыр гарәп телендәге роман өчен бирделәр

Букер премиясе 50 мең фунт тәшкил итә, автор аны тәрҗемәче белән бүлешергә җыена.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). 2019 елгы Халыкара Букер премиясен Оман язучысы Джоха Альхартхи алды. "Букер" жюрие тарихта беренче тапкыр гарәп телендә язылган әсәрне иң яхшысы дип тапты. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Джоха Альхартхи "Небесные тела" романында оман гаиләсенең тормышын сурәтли.

50 мең фунт күләмендәге премияне автор тәрҗемәче белән бүлешергә җыена.

Букер премиясенә теләсә кайсы ил язучысы дәгъва итә ала. Әсәрне инглиз теленә тәрҗемә итү мәҗбүри шарт булып тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot