news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара бәйгеләр лауреаты, баянчы Айдар Гайнуллин юбилей концерты уздыра

Дөньякүләм танылган музыкантка 35 яшь тула.

(Мәскәү, 17 октябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Мәскәү Халыкара музыка йортында баянчы, композитор, Мәскәү өлкәсе филармониясе солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Гайнуллинның 35 яшьлегенә багышланган концерт узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта «Эйфория» ансамбле, А.Д. Кожевников исемендәге Мәскәү өлкәсе хоры, «Инструментальная капелла» камера оркестры, «Русские узоры» солистлары, «Русский тембр» баянчылар ансамбле, җырчы Мәликә Разакова һ.б. катнашачак.

Айдар Гайнуллин музыкасын Мәскәү өлкәсе филармониясе хоры һәм оркестры башкарачак. Зур театр балеринасы, РФ атказанган артисты Марианна Рыжкинаның филармония коллективлары белән уртак чыгышы кичәнең премьерасы булачак.

Программа төрле музыка жанрларын һәм стильләрен берләштерәчәк: Иоганн Себастьян Бах һәм Альфред Шнитке әсәрләре, «Барыня» рус халык ансамбле, татар халык җырлары, Астор Пьяццолла тангосы, Айдар Гайнуллин һәм Андрей Иванов заманча композицияләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot