news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара автомобиль форумы беренче тапкыр «Казан Экспо»да ачылды

Форум эшендә Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие катнаша.

Халыкара автомобиль форумы беренче тапкыр «Казан Экспо»да ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә TIAF 5нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылды. Беренче тапкыр «Казан Экспо» мәйданында узган чарага Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән.

Автомобиль сәнәгате мөһим роль уйный, бигрәк тә Татарстан Республикасында, диде чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин.

«Без бүген бу предприятиеләрдә аерым производстволар гына түгел, ә җиңел һәм йөк автомобиле транспорты һәм автомобиль компонентлары җитештерү белән шөгыльләнә торган автомобиль кластеры булуына шат. Күргәзмә һәм форум кысаларында уңышлы очрашулар узар, өстәмә элемтәләр җайга салыныр дип ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Форум беренче тапкыр «Казан Экспо» базасында уза. Элек күргәзмәне «Казан ярминкәсе» кабул итте, дип билгеләп үтте ачылу тантанасы барышында Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауффф.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot